Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 82 яңа электрон хезмәт күрсәтелә башлады

Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы командасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча масштаблы эшне дәвам итә. Июль аеннан башлап республика халкы Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша 82 яңа хезмәт күрсәтүне дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала.

Татарстанлылар өчен электрон рәвештә күрсәтелә торган яңа хезмәтләр арасында иң күбе:

  • Муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары;
  • ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы;
  • ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы;
  • ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һ. б. хезмәтләре туры килә.

«Хәзерге вакытта без башкарма хакимият органнары һәм муниципалитетлар белән бергә алып барабыз, эш принципиаль мөһим. Россия Президенты "Цифрлы икътисад" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында конкрет бурыч куйды – Социаль әһәмияткә ия булган барлык хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү. Без республикада тагын да зуррак бурычны гамәлгә ашырырга ниятлибез: Татарстан территориясендә күрсәтелә торган барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр халык өчен электрон форматта  ачык булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Исегезгә төшерәбез, "Цифрлы трансформация" Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән биш милли максатның берсе булып тора. Төп бурычлар арасында - массакүләм Социаль әһәмияткә ия хезмәтләр өлешен электрон рәвештә 95% ка кадәр арттыру.

"Халык һәм бизнесның дәүләт белән гади, уңайлы һәм тиз хезмәттәшлеге - безнең команда үз алдына куйган өстенлекле максатларның берсе. Җир эшләрен башкаруга ордер, төзелешкә рөхсәт алу яки, мәсәлән, күп балалы гаилә таныклыгы алу һәр кеше өчен җиңел һәм аңлаешлы булырга тиеш. Республиканың дәүләт хезмәтләре порталы халык белән хакимият органнары арасында турыдан-туры аралашу өчен оптималь форматта мөмкинлек бирә», - дип шәрехли ТР цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы.

Чыганак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәтләре порталы электрон хезмәт