Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан эшкуарлары «ФОТ 3.0» программасы буенча 721 млн сум акча алды

Хәзерге вакытта кредит бирүнең яңа ташламалы 3%лы - «ФОТ 3.0» программасы буенча банклар тарафыннан Татарстан эшкуарларының 721,3 млн сумлык 272 гаризасы канәгатьләндерелгән.

Зыян күргән тармаклардан бизнесны торгызуга һәм бу өлкәләрдә мәшгульлекне алга таба саклауга юнәлдерелгән дәүләт программасы 9 мартта эшли башлады. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары тарафыннан 2,8 млрд.сумнан артык суммага ташламалы финанслау җәлеп итүгә 790 гариза бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, «ФОТ 3.0» программасы РФ Хөкүмәтенең шундый ук «ФОТ 2.0» программасын алмаштыруга килде, аны гамәлгә ашыру 2021 елның 1 июленә кадәр дәвам итәчәк.

Программа шартлары буенча, бизнес өчен кредит буенча ахыргы ставка 3%ка тигез. Финанслау 12 айга кадәр дәвам итә,  беренче яртыеллык дәвамында заемчы кредит буенча төп бурычны һәм процентларны түләргә тиеш түгел, икенче яртыеллыктан башлап ай саен тигез өлешләр белән түләргә кирәк булачак.

Программада кече һәм урта бизнес кына түгел, ә пандемия зур йогынты ясаган тармаклардан – кунакханә һәм ресторан бизнесы, мәдәният, туризм, спорт һәм күңел ачу өлкәсе дә катнаша ала. Микро - һәм кече предприятиеләр өчен ташламалы ставка буенча финанслау ОКВЭДНЫҢ төп яки өстәмә кодлары, урта һәм эре предприятиеләргә – фәкать төп кодлары буенча гына гамәлгә ашырыла.

Кредит күләме оешмада эшләүче хезмәткәрләрнең штат саныннан чыгып исәпләнә - һәр хезмәткәргә 12 айга исәпләгәндә минималь хезмәт хакы (12 792 сум). Шул ук вакытта, кредитның максималь суммасы 500 млн сумнан артмаска тиеш. Кредит килешүе 1 июльгә кадәр төзелергә тиеш.

Программага Татарстан Республикасында тәкъдим ителгән 15 банк кушылды.

Программада катнашу өчен барлыгы 36 Россия Банкы аккредитацияләнгән.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек ташламалы кредит