Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан эшкуарлары тикшерүләргә мораторийны бозу фактлары турында хәбәр итә алалар

Март аеннан Россиядә бизнесны тикшерүләргә мораторий эшли.

Кабул ителгән чара нәтиҗәсендә бөтен ил буенча 190 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, Татарстан Республикасында бу сан 2 меңнән артык тәшкил итә. Республика эшкуарларының, мораторийны бозу очрагында, шикаять бирү яки күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлекләре нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать җибәрү мөмкинлеге бар.

План буенча тикшерүләр санитар-эпидемиологик, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге, шулай ук сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә күзәтчелек – балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар лагерьлары, бала тудыру йортлары һәм перинаталь үзәкләр, социаль хезмәтләр һәм су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр күрсәтә торган объектларның зур булмаган исемлегенә карата гына рөхсәт ителә.

Планнан тыш тикшерүләр гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә, дәүләт оборонасына һәм иминлегенә куркыныч янаганда, шулай ук гадәттән тыш хәлләрдә генә булырга мөмкин. Шул ук вакытта алар прокуратура белән килештерелергә яисә турыдан-туры Россия Федерациясе Президенты яки Хөкүмәте, прокурор йөкләмәсе буенча үткәрелергә тиеш.

Мораторий дәүләт һәм муниципаль контрольнең (күзәтчелекнең) 100 дән артык төренә кагыла, салым, валюта, таможня контроле һәм аерым законнар белән җайга салына торган башка махсус контроль төрләре искәрмә булып тора.

Бизнес вәкилләре, мораторийны бозуга юлыккан очракта, Россия Икътисади үсеш министрлыгына, proverki.net@economy.gov.ruмахсус электрон почта адресына гариза җибәреп мөрәҗәгать итә, тикшерүче карары белән килешмәгән очракта – РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша судка кадәр шикаять бирү системасына шикаять бирә алалар.

Моннан тыш, Россиядә агымдагы шартларда эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә сервис эшли.

КУЭ Корпорациясенең «Сервис 360°» ресурсы аша, corpmsp.ru/360 сайтында үзара элемтә формасын тутырып, бизнес алып баруның төрле мәсьәләләре буенча консультацияләр сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сервис дәүләт ярдәме чаралары, санкцияләр шартларында бизнес алып бару үзенчәлекләре турында мәгълүматны үз эченә ала, шикаять җибәрергә яки үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча фикер калдырырга мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә гамәлдәге законнар таләпләре турында бизнеска оператив мәгълүмат бирү инструменты булып «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурсы тора. provbiz.ru сайтында типик хокук бозулар турында белешмәлекләр, контроль төрләре буенча чек-листлар, шулай ук хокук бозуларны булдырмау буенча гамәли тәкъдимнәр бар. Тикшерү факты буенча һәм консультация алу өчен кайнар линия номеры 8-800 222 37 22 аша яки күрсәтелгән сайтта махсус форма аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чыганак: https://mert.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2070523.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев