Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан эшкуарларына онлайн реклама-кампанияләре белән бушлай ярдәм итәчәкләр

Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес вәкилләре онлайн-киңлектә бизнесларын алып бару өчен бушлай хөнәри киңәшләр алачак.

Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Социаль челтәрләрне алып бару, таргетлы һәм контекстлы реклама белән эшләргә өйрәнү, эшчәнлекне аша алга җибәрү, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен визуаль карарлар булдыру Татарстан Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә ярдәм итү программасы кысаларында мөмкин булды.

Программада катнашучыларның һәркайсы 300 мең сумга дәгъва кыла ала. Әлеге сумма кысаларында ул "Яндекс.Директ"та яисә "Google Adwords"та таргетлы һәм контекстлы реклама ярдәмендә продуктларны яки товарларны алга этәрү буенча ярдәм алачак. Фирма стилендә промопродукция җитештерүгә нигезләнгән график эшләнмәләр комплексын эшләү, өч биткә кадәрле күп битле сайт булдыру, һәм башка күп кенә хезмәтләр күрсәтүгә өмет итә ала.

Гариза бирү өчен ҖЧҖ/ШЭ җитәкчесе тарафыннан тутырылган һәм имзаланган һәм мөһер белән расланган анкета-гариза, шулай ук реклама хезмәтләре пакетын сайлап алуга ризалык кирәк.

Документларны әлеге сылтама буенча «Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге документлары»бүлегендә алырга мөмкин. Хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы һәм шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган эшкуарларга күрсәтелә.

Хезмәт күрсәтүгә гаризалар Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» үзәге кабул итә. Шулай ук башлангыч консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм эшкуарлык