Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында беренче урынны алды

Республика Россиянең барлык төбәкләре арасында катнашучылар саны буенча лидер булды.

Татарстанлылар 90 меңнән артык тапкыр Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетын узды.

Эшмәкәрләр өчен аерым зачет үткәрелде – алар 2,3 мең тапкыр тест уздылар. Бу күрсәткеч буенча республика шулай ук Россиядә беренче урынны алды. Биремнәрне зачетта катнашучыларның өчтән береннән артык өлеше үтәде.

"Татарстанлылар финанс белемнәренең югары дәрәҗәсен күрсәтте – республикадан килгән катнашучыларның өчтән икесе аны уңышлы тапшырды, – дип билгеләп үтә Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин. – Онлайн-зачет кешеләргә финанс продуктлары, хезмәтләре һәм үз хокукларын яклау мөмкинлекләре турындагы белемнәрен тикшерергә, ә Россия Банкы – Финанс агарту буенча киләчәк эшнең төп юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә".

Белешмә:

Зачетны оештыручылар – Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Бөтенроссия онлайн-зачеты өченче тапкыр үткәрелде. Зачет 2020 елның 7-18 декабрендә узды. Быел анда барлыгы 450 меңнән артык кеше катнашты. Уңышлы тапшыру өчен 30 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде.

Фото: РТ милли банк бүлеге архивыннан

cbr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финанс грамоталылык