Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр үткәрү буенча лидер булды

Республиканың 188 меңнән артык укучысы Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләргә кушылды.

Республиканың 188 меңнән артык укучысы 2021 елның язгы сессиясе кысаларында Россия Банкының Финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләргә кушылды. Республика Россиянең барлык төбәкләре арасында уку йортларын колачлау буенча лидер булды.

Татарстанда язгы сессия кысаларында 11 896 дәрес узды, аларда 151 меңнән артык укучы һәм көллият, училище һәм техникумнардан 36 мең студент катнашты. Онлайн-дәресләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән республиканың барлык мәктәпләре һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре кушылды.

"Проект үсеп килүче буында финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы караш принципларын формалаштыруга, белем бирү процессына финанс грамоталылыгы нигезләрен укытуны кертүгә һәм, ахыр чиктә, республикабыз халкының финанс культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән", - дип билгеләп үтә Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

Язгы сессия кысаларында яшь татарстанлылар шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү һәм иминиятләштерүне өйрәнделәр, пенсия системасы, кредит бирү һәм банк кертемнәре үзенчәлекләре белән таныштылар. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелде.

Россия буенча тулаем алганда, 2021 елның язында онлайн-дәресләрнең саны 2,2 млн. тәшкил иткән.

Чыганак: cbr.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финанс грамоталылык