Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узып китте

Республика КФҮләренә (МФЦ) мөрәҗәгатьләрнең 70% ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Илебездә ташламалы ипотека программасы озайтылу сәбәпле, быел Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗ сизелерлек артты. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

"Сентябрь–октябрь айларында гына да 515 мең хезмәт күрсәтелгән. Күчемсез милекне теркәү беренче урында, һәм без күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен уздырабыз. Башта, 2015 елда, 68 төр хезмәтебез бар иде, шуларның 82% ы Росреестр хезмәтләренә туры килде. Бүгенге көндә без 254 төр хезмәт күрсәтәбез, аларның 62% ы Росреестрга туры килә», — диде ул.

Спикер мәгълүматларына караганда, быел республиканың күпфункцияле үзәге 4 млн хезмәт күрсәткән, һәм шуларның 2,5 млны Росреестрга туры килә. Узган ел КФҮ (МФЦ) офисларына 14 меңгә кадәр гариза бирүче килгән булса, быелның июль-сентябрь айларында көн саен 15-16 мең кеше мөрәҗәгать итә. Бу ел барлык мөрәҗәгатьләрнең 70%ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: росреестр