Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Хөкүмәте яңа таҗлы вируснының таралуын кисәтү турындагы карарына үзгәрешләр кертте

Балалар уен мәйданчыкларына баруны тыючы һәм башка үзгәрешләр 12 нче майдан үз көченә керә.

Татарстан Хөкүмәте Covid-19 вирусны таралуын булдырмый калу турындагы карарына үзгәрешләр кертте. Документ  хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

"Гражданнарга үзизоляция режимын үтәргә, башка гражданнар белән аралашуны мөмкин кадәр киметергә, ихтыяҗ булмаганда яшәү (тору) урыныннан китмәскә киңәш ителә" , - диелә Министрлар Кабинеты карарында.

Әлеге карар нигезендә 12 майдан кайбер үзгәрешләр кертелә.  Шулай итеп, документ гражданнарның ваклап сату объектларына, хезмәтләр күрсәтүгә, пассажирларны һәм багажны, шул исәптән таксины да кертеп, транспортта, шулай ук җәмәгать урыннарында, шәхси саклану чараларыннан — медицина битлекләреннән яки ресиратордан һәм перчаткадан башка булу тыела.

Гражданнарга спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында да булырга ярамый. Тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.

Шул ук көннән муниципалитетлар арасында пассажирлар һәм багаж ташу тыела, даими рейслар маршрутлары буенча пассажирлар йөртү искәрмә булып тора. 

Татарстан хакимияте кайсыбер кагыйдәләрне йомшартты. Автосалоннар, ЗАГС органнары, 400 квадрат метрга кадәр булган мәйданда азык-төлек булмаган товарлар сата торган сәүдә заллары эшли ала. Бу очракта аларның аерым керү ишеге булу шарты куела. Никах теркәгән вакытта кешеләр саны уннан артмаска тиеш.

65 яшьтән өлкәнрәк яисә хроник авырулары (шикәр диабеты, астма, кан әйләнеше системасы авырулары, шешләр һ.б.) булган, шулай ук күчереп утыртылган органнар булган гражданнарга: ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү яки тормышка һәм сәламәтлеккә турыдан-туры янау, эшкә чыгу, якындагы кибетләргә чыгу, йорт хайванын өйдән 100 метрдан да артмаган арада йөртү, чүп чыгару һәм дачага барудан тыш, яшәү (тору) урыннарыннан китмәскә киңәш ителә.

Документ шулай ук санэпидемиологик хәл яхшырганчы, оешмаларга, шәхси эшмәкәргә һәм үзмәшгульләргә  1 нче кушымтада билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итүне йөкли. Шулай итеп, аларга хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә, барлык санитар-гигиена нормаларын тайпылышсыз үтәргә, эшне күбесенчә дистанцион форматта оештырырга һ. б. кирәк.

Бүген Порталда бастырылган башка документта (12 майда үз көченә керә) республикада Covid-19 вирусы таралуны кисәтү өчен кертелгән берничә карар үз көчен югалткан дип язла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус