Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Премьер-министры урынбасары: төзәтмәләр мәгълүмати-технологик үсешнең өстенлеген ныгытачак

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Иннополис үсешенә кураторлык итүче Роман Шәйхетдинов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашкан.

«Иннополис һәм гомумән технологик үсеш өчен иң кызыклы төзәтмәләрнең берсе — 114 нче маддәгә үзгәрешләр. Ул илебезнең мәгълүмати-технологик үсешенең өстенлеген билгели. Сер түгел, бүген илләр беренче чиратта үзара технологияләр һәм кеше капиталы белән көндәшлек итә», - дип билгеләгән Роман Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, бу төзәтмә шулай ук цифрлы җәмгыятьтә куркынычсызлык институтларын һәм россиялеләрнең шәхси мәгълүматларын яклаячак, дәүләт секторында да, матди җитештерү тармакларында да цифрлаштыру үсешен стимуллаштырачак, шулай ук кеше капиталын актив үстерүне тәэмин итәчәк.

Башка актуаль төзәтмәләр арасында Татарстан Премьер-министры урынбасары шулай ук гражданлык җәмгыятенә ярдәм итүне, никах һәм гаилә институтларын үстерүне һәм россиялеләр өчен социаль гарантияләрне атаган.

Роман Шәйхетдинов үз тавышын Иннополис мәктәбендә биргән. Керү юлында аның температурасын үлчәгәннәр, бюллетень, битлек, перчаткалар һәм бер тапкыр кулланыла торган ручка биргәннәр. Шуннан соң ул сайлау комиссиясе әгъзасына тулысынча паспортын күрсәтеп, бюллетень алып, тавыш бирү өчен кабинага юнәлгән.

РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара. Участокларда куркынычсызлык чаралары үтәлә.

Рамил Гали фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иннополис конституциягә төзәтмәләр