Татарстан Президенты: Җанисәп югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз
«Муниципаль хакимияткә җанисәпне уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнә», — диде Рөстәм Миңнеханов.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның апрелендә узачак Бөтенроссия халык санын алу әһәмиятле вакыйгаларның берсе булачак. «Җанисәп югары дәрәҗәдә узар дип ышанабыз», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләр советының XV съездында.
«Муниципаль хакимияткә җанисәпне уңышлы уздыру өчен шартлар тудыру буенча зур җаваплылык йөкләнә. Халык арасында кирәкле мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрергә кирәк», — диде ул.
Фото: tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев