Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты "Үлемсез полк" акциясендә катнаша

Колонналар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында, Аграр университет каршында туплана башлый.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов бүген“Үлемсез полк” акциясенә кушылачак. Татарстан Президенты әлеге тантаналы йөрештә елдан-ел катнашып килә. Чарада катнашучыларның һәркайсы кебек үк, президент та Бөек Ватан сугышы корбаннары, шул исәптән 1941 елның декабрендә һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнехановны хөрмәт белән искә алачак.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре шулай ук, гадәттәгечә, үзләренең туганнары – бабаларының әтиләре, бабалары, әтиләренең фотосурәтен күтәреп барган 120 мең татарстанлы сафына кушылачак.

Колонналар 13.00 сәгатьтә Карл Маркс урамында, Аграр университет каршында туплана башлый. Колонна Ирек мәйданы, Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары аша Меңъеллык мәйданына киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев