Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты Россия төбәкләре башлыклары рейтингы өчлегенә керде

Рөстәм Миңнехановны Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кына узып киткән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов июнь аенда Россия субъектлары башлыклары рейтингының беренче өчлегендә үз позицияләрен саклап калды һәм өченче урында урнашты. Республика җитәкчесенең йогынтысы «бик югары» дип бәяләнә, диелә АПЭК рейтингы мәгълүматларында.

Татарстан Президентын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров кына узып киткән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәк башлыкларының июнь ае рейтингы узган айдагы кебек үк калды.

Үзгәрешләр рейтингның бишлегендә булган: дүртенче урында июньдә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин (майда 7 урын), ә бишенче урында Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев (майда 6 урын) урнашкан.

«2021 елның июнь рейтингы фигурантларының позициясенә Петербург икътисади форумы нәтиҗәләре, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән туры элемтә үткәрү, газлаштыру, транспорт инфраструктурасын һәм төбәкләр өчен инвестицион проектларны үстерү планнары буенча фикер алышулар йогынты ясады», — диелә тикшеренү материалларында.

Тулырак: ТИ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейтинг Рөстәм Миңнеханов