Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты вазифасына тагын бер кандидат документлар тапшырган

Әлегә Альмир Михеев – Президент вазифасына кандидатлыкка документлар тапшырган икенче кандидат.

 

Тагын бер сәяси партия быел көзен Татарстан Президентын сайлауга үз кандидатурасын тәкъдим иткән. “Гадел Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге үзләренең башлыгы – Альмир Михеев кандидатурасына өстенлек биргән.

– Ул документларын Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды инде. Якын араларда үзенең сайлау фонды өчен счет ачып, рәсми төстә сайлау алды кампаниясен башлап җибәрәчәк, – диелгән партиянең җирле бүлеге сайтында.

Алдагы көнне республиканың бүгенге Президенты Рөстәм Миңнехановның да кандидатлыкка документларын Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырганлыгын искә төшерик. Аның вәкаләтләре 2020 елның көзендә чыга. Шуңа күрә сайлау бердәм тавыш бирү көнендә – 13 сентябрьдә узачак.

Әлегә Альмир Михеев – Президент вазифасына кандидатлыкка документлар тапшырган икенче кандидат. Шулай ук ЛДПР да Татарстан Президенты вазифасына үз кандидатурасын тәкъдим иткән. Бу – Владимир Сурчилов.

Ватаным Татастан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар Президент