Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президентына экскурсияне легендар шәхес үзе үткәрде (+бик күп фото)

Рөстәм Миңнеханов үткән ел капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеенда булды. Башкала кунакларына экскурсияне легендар шәхес, 93нче яшендә дә эш урынында булган (тагын бер айдан 93 яше тула!), музей директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, моннан берничә ел элек туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган якташларына һәйкәл төзеткән Гарифҗан ага Галиев үзе үткәрде.

Республика башлыгы Гарифҗан агага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален тапшырды. Республикада иң беренче юбилей медале лаеклы иясен тапты. “Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан билгеләнгән 75 мең сум федераль түләүләргә республикадан 25әр мең сум акча өстәп түләнәчәк. ТАССРның 100 еллыгына һәр сугыш ветераны 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән затларга  да әлеге өстәмә түләү каралган. Тыл ветераннары һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

Музейда Президентка Сөембикә-ханбикәнең шәҗәрәсен: “Аның тамырлары Балтачка тоташа”, – дип зур горурлык белән тапшырдылар. “Әлеге шәҗәрә Казан Кремле тыюлыгына урнаштырылачак”, – диде Р.Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев