Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы үтте

Урам һәм йорт адресы күрсәткечләренең ике телдә булуын тикшереп торалар.

Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законның үтәлеше буенча совет утырышы 2019 елга республикада дәүләт телләренең кулланылышына йомгак ясады. Республика урамнарында урнаштырылган күрсәткечләр барысы да ике телдә эшләнгән, бары тик йортлардагы адрес табличкалары мәсьәләсендә генә проблемалар бар, дип ассызыклады ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән киңәшмәдә.  Аны ТР Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.  

«2019 ел дәвамында ТР Дәүләт торак инспекциясе торак йортларда адрес атрибутикасының ике телдә язылуын тикшереп торды. Кайбер районнарда җитешсезлекләр табылды, ягъни, кайбер районнардан бирелгән мәгълүмат дөреслеккә туры килмәве ачыкланды. Әмма андый очраклар кими бара», — диде Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев. Урам күрсәткечләре 100 процент ике телдә урнаштырылган. Бу юнәлештә  Чистай, Минзәлә, Актаныш, Ютазы районнары үрнәк, дип аеруча билгеләп үтте министр урынбасары.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урамнардагы һәм торак йортлардагы күрсәткечләрне алга таба да контрольдә тотачак. Шуңа да министрлык вәкиле район җитәкчеләренә бу эшләрне тикшерүләрне көтеп тормыйча башкарырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев