Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы алга таба аларга ярдәм чаралары комплексын күрсәтү өчен сәнәгать паркларын аккредитацияләүне алып бара

Икътисад министрлыгы белгечләре аграрийлар өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов агымдагы атнада төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышын уздырды. Көн тәртибендә республика территориясендә начар метеорологик шартлар чорында сәнәгать парклары резидентларына һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ташламалар бирү эшләренең барышына багышланган мәсьәләләр каралды.

Утырышның көн тәртибендә төп темаларның берсе – Татарстан муниципаль районнарында сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру, яңа резидентларны җәлеп итү юлы белән аларны йөкләүне арттыру һәм, нәтиҗәдә, авыл җирлегендә өстәмә эш урыннары булдыру.

Агымдагы елда авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлык мөмкинлекләрен арттыру һәм тигезләү, эш урыннары булдыру һәм модернизацияләү, районнарда эш белән тәэмин итүнең альтернатив төрләрен булдыру һәм авыл җирлегеннән халыкның мәшгульлеген киметү максатларында, республиканың муниципаль районнарында урнашкан сәнәгать парклары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе эшләнде. Концепция Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланды. Концепция кысаларында шулай ук берничә закон чыгару инициативасы кабул ителде.

Аерым алганда, сәнәгать парклары эшмәкәрләренә УСН буенча салым ставкалары киметелде, транспорт салымын һәм оешмалар милкенә салым түләүдән тулысынча азат итү каралган. Моннан тыш, Концепция нигезендә, паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала, үз эченә: кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, 30 млн.сумга кадәр ташламалы микрозаймнар һәм займнар бирү һәм электр энергиясенә чыгымнар өлешен субсидияләү.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР Икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта парк үзе, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу критерие – сәнәгать паркының тулылануы-70% тан кимрәк, гариза бирүче Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булырга тиеш, ә парк үзе – ТР Икътисад министрлыгының Тиешле аккредитациясе булырга тиеш.

Министрлык тарафыннан, үз чиратында, республикада булдырылган барлык 105 инфраструктур объектны бәяләү һәм сәнәгать парклары концепциясен тормышка ашыру шартларын канәгатьләндерерлек итеп ачыклау буенча эш башкарылды. Хәзерге вакытта 61 парк сайлап алу критерийларына эләгә, аларның 4се аккредитацияләнгән, тагын 11е гариза биргән. Шул ук вакытта Икътисад министрлыгы муниципалитетлар белән берлектә гамәлдәге чаралар турында бизнеска адреслы мәгълүмат җиткерү, шулай ук аккредитация өчен гаризалар рәсмиләштерүгә ярдәм итү буенча даими эш алып бара.

Утырыш барышында икътисад министры муниципаль районнар башлыкларына идарәче компанияләр белән берлектә агымдагы елның 15 августына кадәр Түбән йөкләнешле барлык паркларга да аккредитация үтү өчен гаризалар бирүне тәэмин итү кирәклеге турында искәртте. Ул шулай ук агымдагы елда аккредитация үткәрү Тәртибенә үзгәрешләр кертелүен, терминнарның бердәмлеге билгеләнүен, сәнәгать паркларына карата таләпләр гадиләштерелүен, аккредитациянең гамәлдә булу вакыты – 1 елдан 5 елга кадәр арттырылуын искә төшерде.

Утырышта Әлки, Мамадыш, Әгерҗе, Алексеевск, Ютазы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Әлмәт районнарының сәнәгать паркларының резидентларына һәм идарәче компанияләренә аккредитация кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү буенча эш нәтиҗәләре турында докладлары тыңланды.

Эшче төркемнең көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә корылыкка бәйле вәзгыять булды. Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начар булу сәбәпле, муниципаль районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Киңәшмә кысаларында Әтнә, Әлмәт, Ютазы, Саба районнарының агросәнәгать комплексында агымдагы вәзгыятьне карадылар. Шулай ук корылыктан зыян күргән бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.

Икътисад министрлыгы белгечләре аграрийлар өчен каралган дәүләт ярдәме чаралары турында җентекләп сөйләделәр. Бу - Министрлыкка буйсынган «авылда эшкуарлык» продукты буенча Гарантия фондының йөкләмәләре-агымдагы елда, программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре 1,7 млрд.сумнан артык заем финанславын җәлеп итә алдылар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә гамәлдәге микрозаймнарны 5 елга кадәр озайту һәм 24 айга еллык 4,5% белән «корылык» яңа микрокредит продуктын алу мөмкинлеген бирә.

Шулай ук Икътисад министрлыгы тарафыннан, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләү һәм озайту мөмкинлеген бирү өлешендә коммерция банклары белән даими эш алып барыла.

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икътисад сәнәгать парклары