Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты: повесткалар традицион рәвештә тапшырылачак

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты хәрби хезмәткә чакырылуның ничек узачагын аңлатты.

Татарстанлыларны яз көне хәрби хезмәткә традицион ысул белән чакырачаклар. Бу хакта ТР Хәрби комиссариаты официаль документында хәбәр ителә.

„Хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга чакырылырга тиешле гражданнарга хәбәр итү 998 елгы 53-ФЗ номерлы“ Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 2006 ел, № 663 карары, РФ Оборона министрының 2007 ел, № 400 боерыгы нигезендә катгый рәвештә башкарылачак", — диелә документта.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чараларында, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда 2021 елның язында армиягә чакырылучыларның электрон почта яки социаль челтәр аша повесткалар алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. Хәрби комиссар Сергей Погодин йөзендә ТР Хәрби комиссариаты бу мәгълүматларны кире какты һәм аларны фейк дип атады.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армиягә озату повестка