Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды

Тантана Казанның Җиңү паркында узды.

(Казан, 9 май, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

Чәчәк салу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм хөрмәтле ветераннар катнашты.

Татарстан Президенты чарада катнашучы ветераннарны сәламләде. Венок куйганнан соң, паркта парад оештырылды. Анда Президент хәрби хезмәткәрләрне һәм солдатларны сәламләде.

Җиңү байрагы һәм республиканың дәүләт байрагы парк буенча тантаналы рәвештә күтәреп йөртелде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Аналарга һәм сугыш чоры толларына куелган манумент янына венок салды. Күккә Тыныч тормыш символы булган ак күгәрченнәр очырылды.

Соңыннан кунаклар легендар "Победа" машинасында Казанның Меңъеллыгы мәйданына юнәлделәр. Руль артында Рөстәм Миңнеханов иде.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев