Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нормада 120 урынлы “Тургай” балалар бакчасы ачылу тантанасында катнашты

Мөхтәрәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның чираттагы визиты – Норма җирлегендә яңа салынган “Тургай” балалар бакчасына булды.

Биредә Президентыбызны җирлек балалары милли рухта җырлап-биеп каршы алды. Рөстәм Миңнеханов балаларны, әти-әниләрне, бакча коллективын яңа сафка баскан биналы булулары белән котлады, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. “Сабыйларыбыз – безнең киләчәбез, ә киләчәкне кайгырту – изге бурычыбыз, – диде Рөстәм Нургалиевич.

– Бик матур киләчәгебез бар, гүзәл республикабыз бар! Бакчага балалар яратып йөрсен! Әлерәк кенә бик матур чишмә турысыннан үттек, Балтачта күркәм эшләрнең даими башкарылып торуын күрдек.” “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” дигән республика акциясе кысаларында Президентыбыз, район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергәләп, беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте. Яңа бакчаның тәүге мөдире Айгөл Ганиевага тантаналы шартларда бакча ачкычы тапшырылды. Аннан соң Президентыбыз 120 урынлы бакча эченә үтте, бинаның эчке төзелеше белән танышты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачкан балалар бакчасы игелекле булсын, ул як авылларда яшәүче сабыйларның күңел нурына, йөз аклыгына әверелсен! Бакчаның мәктәп белән янәшә булуы да әти-әниләргә олы куанычтыр, мөгаен. Хәерле сәгатьтә булсын!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Миңнеханов Президент