"Татарстан Республикасы хезмәтләре" мобиль кушымтасы татар теленә тәрҗемә ителгән
Бу хакта республиканың Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы хезмәтләре» - iOS һәм Android базасындагы смартфон һәм планшетлар өчен мобиль кушымта, аның ярдәмендә тиз генә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, балалар бакчасы өчен түләргә, баланың мәктәптә алган билгеләрен карарга, мәктәп картасының балансын тутырырга, табибка язылырга, балалар бакчасына чиратка басарга мөмкин. Кушымтада Татарстан халкы күп куллана торган 16 сервис эшли. Бүгенге көндә мобиль кушымтаны 350 мең тапкырдан артык урнаштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев