Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасының экс-прокуроры Кафил Әмиров безнең районда – Норма мәктәбендә

Узган шимбәдә Норма урта гомуми белем бирү мәктәбендә "2015-2020 елларда тәрбия үсешендәге стратегияләр" кысаларында методик семинар узды.

"Белем бирү тирәлегенең хокук саклау органнары белән үзара бәйләнеше" дигән темага багышланган семинар эшендә Татарстанның экс-прокуроры, Россиянең, Татарстанның Атказанган юристы, җөмһүриятебез прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, доцент, "Связьинвестнефтехим» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе киңәшчесе Кафил Әмиров, район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе Зефер Абитов, ТР Мәгариф үсеше институты прфессоры Инна Богуславская, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева катнашты.

Пресс-конференция өлешендә Кафил Әмиров алга таба белемнәрен юридик юнәлештә дәвам итәргә теләүче югарыф сыйныф укучылары белән очрашты. Очрашу сәгатьләр буена сузылса да, Кафил Фахразеевичның мавыктыргыч, кызыклы әңгәмә алып баруы, бай тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсеннән эпизодлар сөйләве ялыктыргыч итмәде, киресенчә, вакытның узганы сизелмәде дә.

Укучылар Кафил әфәнденең юридик өлкәгә килгәнче журналистикада - удмурт газетасында эшләвен, фоторәсемнәр төшерүгә хирыслыгын, аеруча табигать күренешләренә мөкиббән китүен, һәм шул фотоларны туплап китап чыгаруын, җөмһриятебездә яшәүче милләтләрнең телен белүен, удмуртча иркен сөләшүен, шул ук вакытта чит телләрдә дә яхшы аралашуын күреп, әйтемнәр, мәкальләр җыйнавын, халык иҗатын кайда-ничек ишеткән, тәрҗемә итмичә үз телләрендә туплап баруын, искиткеч күп китаплар авторы булуына таң калдылар.

Соңыннан бик күп сораулар яудырдылар, һәм ул сорауларның берсе генә дә җавапсыз калмады. Укучылар әлеге семинар эшендә катнашуларына һич кенә дә үкенмәүләрен белдерделәр, мондый уникаль шәхес белән очрашулар, безгә - мәктәпне тәмамлаячак буынга файдага гына диделәр.

Кафил Әмиров Норма мәктәбе китапханәсенә китапларын бүләк итте, иң шәп сорау бирүчеләрне очко-конфет белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250