Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасының эшмәкәрлекне яклау үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров Балтачта эшлекле киңәшмәдә катнашты (+фото)

26 май – Россия эшмәкәрләре көне уңаеннан, кичә - 31 май көнне район Советының утырышлар залында районыбыз җирлегендә хезмәт куючы эшмәкәрләр белән эшлекле киңәшмә үтте.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин киңәшмәне тәбрикләү сүзләренән башлады. “Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Балтач районында кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар да бар. Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез - эшмәкәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез. Балтачның күпчелек эшмәкәрләре бәйрәмнәрне оештыруда үзләреннән зур өлеш кертә. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм сезне, эшмәкәрләр! Эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Гаиләләрегездә иминлек, сәламәтлек телим!”

Әйе, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче райондашларыбыз һәм шулай  ук чит төбәкләрдән килеп, үз кәсебен булдыручылар да елдан-ел арта гына бара. Мәсәлән, Балтач бистәсендә үткән ел Тимергалиевлар меховая фабрика гаражларын сатып алып, ярты ел эчендә  искиткеч зур күләмле ремонт эшләре башкарып чыктылар.  Бүген цехларны тәртипкә китереп, тимердән капка-чардуганнар, бизәкләр, аерым өлешләр-элементлардан алып мебельгә кадәр, күп төрдәге металл эшләнмәләр ясыйлар, гади генә трубаларга төрле бизәкләр сырлап, сәнгать әсәре булырлык кулланмалар эшлиләр. 20-25 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән, 20 меңнән алып, 40 мең сумга кадәр хезмәт хакы түләп  барыла. Бу районыбыз өчен бик  уңышлы булды”, дип билгеләп  үтте Рамил Рашитович.

Районда эшмәкәрләренең  күпчелеге сәүдә  белән шөгыльләнә, икенче берләре төзелеш материаллары җитештерүгә корылган,  төрле җиһазлар ясаучылар, шулай ук социаль хезмәтләр һәм  транспорт хезмәте күрсәтүче,  автосервис тотучы , авыл хуҗалыгы тармагы һәм сәламәтлек өлкәсе белән кызыксынып китүче һәм башка төр юллар белән кәсеп итүче райондашларыбыз бар.

Әлеге киңәшмә эшчәнлгендә  Татарстан Республикасының эшмәкәрлекне яклау үзәге  җитәкчесе Тимур Гомәров, “Саклык банкы”ның кече эшмәкәрлек һәм сату бүлеге белән шөгыльләнүче җитәкчесе Ришат Касыймов, 10нчы номерлы районара  салым инспекциясенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Камил Хәбибуллин  катнашып үз киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр. Закондагы үзгәрешләр, кече һәм урта эшмәкәрлектәге яңалыклар белән таныштырдылар. Бигрәк тә,  касса аппаратлары куелышына булган яңа таләпләргә басым ясадылар.  Әлеге җитәкчеләргә эшмәкәрләр үзләрен борчыган күп санлы сорауларын бирделәр. Кредитлар алу мөмкинлекләрен аңлаттылар.

Шулай ук районның “Россельхозбанк” директоры Кадрия Латыйпова да эшмәкәрләрне түбән процентлы кредитлар бирү хакында мәгълүматлар белән таныштырды.

Җитәкчеләр “Лизинг грант” программасы белән кызыксынырга чакырдылар, грант оту мөмкинлеге барлыгын искәрттеләр. “Бизнес-десант” очрашуларын оештыру да бизнес белән шөгыльләнүчеләргә алга таба үсәргә, камилләшергә,  хезмәттәшлек даирәсен булдыруда ярдәм итә дип белдерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек