Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Россиянең иң игелекле төбәкләренең берсе дип танылды

Тикшеренүне Комментарийлар, фотографияләр һәм постларга реакцияләр нигезендә социаль челтәрдә үткәрделәр.

Татарстанлылар Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр арасында игелеклелек буенча дүртенче урынны яуладылар. Комментарийларны, фотосурәтләрне һәм җавап бирүләрне тикшерү нигезендә, мондый мәгълүматларны «Одноклассники» социаль челтәре биргән.

"Өченче кварталда дустанә җавап бирүләр буенча Татарстан Республикасы беренче бишлеккә керде, рейтингта тугызынчы урыннан дүртенче урынга күчте. Бу Татарстанга ел нәтиҗәләре буенча да иң оптимистик яшәүче төбәкләр бишлегенә эләгергә мөмкинлек бирде", - диелә тикшеренү буенча хисапта.

Иң позитив дип Алтай һәм Байкал арты крайларындаөлкәләре, шулай ук Кемерово өлкәсендә яшәүчеләр танылды. Алар бу күрсәткеч буенча ел дәвамында лидерлыкны саклап калдылар.

Быел социаль челтәрдә тискәре смайликларны иң күп Приморье һәм Хабаровск өлкәләре халкы калдырган. Моңсу топта өченче урынны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе алды.

Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, уңай җавап бирүләрнең иң зур өлеше 2020 елның соңгы кварталына туры килгән. Икенче кварталда күңелсез постлар күбрәк булган. Хисапта моны социаль челтәрләрдә тискәре чагылыш тапкан коронавирус пандемиясе башлану белән бәйлиләр.

Пандемия быел «Одноклассники» да иң күп фикер алыша торган вакыйга булды. Аның белән бәйле 22 млн.тирәсе мәкалә теркәлгән. Барыннан да ешрак ил халкын маска режимы һәм кертү өйдә утыруны кертү кызыксындырды .

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рейтинг төрлесе