Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан яшьләре Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаша

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды.

Волонтерлар позициясенә 535 гариза бирелгән, гариза бирүчеләрнең яше 16 яшьтән башлап. Алар арсыннан Татарстанның 45 районыннан 480 волонтер сайлап алынган, шуларның 306сы республиканың 58 КФҮләрендә һәм 174е мобиль төркемнәр эшенә ярдәм итү өчен җәлеп ителгән. Волонтерларны муниципаль районнарда Иреклеләр үзәкләре челтәре белән берлектә мәгълүмати-ресурс үзәге тарафыннан укыту алып барыла.

«Халык санын алу – ил тормышында һәрвакыт мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Ул илдә агымдагы эшләрнең параметрлары комплексы буенча күләмле картинасын күрергә мөмкинлек бирә. Без халык турында мәгълүмат алабыз, аларны анализлыйбыз һәм үз эшебезне актуальләштерәбез. Татарстан яшьләренең волонтерлар сыйфатында җанисәптә актив катнашуы мөһим - бу кыйммәтле тәҗрибә һәм дәүләт бурычын тормышка ашыруда зур ярдәм. Волонтерларга социаль-актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.

Министр сүзләренә караганда, көн саен районнарда Дәүләт статистикасы территориаль органнары участокларына 100гә якын волонтер чыга, алар көнгә 3-4 сәгать эшли. Аларның вазыйфасы - консультация ярдәме, халык санын алуда хәзер һәм монда катнашу яисә бу эшләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша өйдә башкару мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү.

Бөтенроссия халык санын алуда катнашу өчен МФЦга махсус килгән өлкән буын вәкилләре, шулай ук кирәкле хезмәтләр алганнан соң, 35+ яшьтәге КФҮгә килүчеләр волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә, дип билгеләп үтелә.

Волонтерлар үз функцияләрен ирекле башлангычларда башкаралар һәм проект тәмамланганчы-14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәкләр, бу тарихи вакыйгада катнашу өчен уникаль мөмкинлек дип саныйлар алар.

Буа районыннан килгән волонтерларның берсе Ленур Дәүләтбаев ассызыклаганча, халык санын алу – яңа кешеләр, милләтләр белән танышу һәм безнең республикада нинди зур катлам халык яшәгәнен белү өчен менә дигән мөмкинлек.

Менделеевскидан Ралинә Хафизова мәктәптә укый һәм буш вакытларында участокларда булыша: «Волонтерлыкны яратам! Ул күп мөмкинлекләр бирә, сыйныфташларымның күбесе моны аңламавы кызганыч. Монда мин яңа дуслар, фикердәшләр табам, яңа белемнәр алам һәм башкаларны (олылар, әби-бабайларны) ничек цифрлы технологияләрне үзләренә файдаланырга өйрәтә алам».

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу