Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көнендә онлайн-чараларга кушылачак

4 ноябрьдә Татарстан яшьләре Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан берничә чарада катнашачак. Мәйданчыклар булып оешмаларның рәсми аккаунтлары торачак.

Шулай итеп, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы үзенең @mant.tatarstan аккаунтында «Многоликий Татарстан» онлайн-марафоны үткәрәчәк. Аның кысаларында республика халкының милли үзенчәлеге белән таныштырачаклар.

Шулай ук Бөтенроссия акцияләре дә планлаштырылган, анда безнең активистлар катнашачак.

Россия Студентлар отрядлары 12.00 сәгатьтә @rso_official рәсми инстаграм-аккаунтларында "РСОда бердәмлек!» исмемле концерт прогаммасы белән чыгыш ясаячаклар. Бу мәйданда РСО әгъзаларыннан илнең төрле төбәкләреннән килгән иҗади чыгышлар белән туры эфирда концерт булачак, анда һәр катнашучы үз халкының үзенчәлекләрен ассызыклаячак.

Шул ук аккаунтта «РСО халыклары» онлайн-викторинасы да узачак, аның нигездә төбәк халыклары турында кызыклы фактлар, студентлар отрядлары тарихы һәм горурланырлык вакыйгалар булачак.

Россия халыкларының мәдәни үзенчәлекләре турында Россия яшьләр берлеге сөйләячәк. 4 ноябрьдә РСМ берләштерә (#РСМобъединяет) хэштегы буенча илдә яшәүче төрле халыкларның музыка уен коралларында бию, җырлар, шигырьләр, милли ашлар һәм уеннар муллыгын күрергә мөмкин булачак. Акциянең нәтиҗәсе булып басылып чыккан видеолардан җыелган видеоролик ясау торачак.

Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә яшьләр эшләре буенча бүлекләр дә бөтенроссия акцияләренә кушылачак һәм «Россия-безнең уртак йортыбыз»дигән квиз–уен уздырачак. Катнашучылар Россия тарихы, гореф-гадәтләр һәм йолалар, милли һөнәрләр, мәдәният һәм сәнгать, музыка һәм әдәбият, ризыкларның килеп чыгышы турындагы интеллектуаль сорауларга җавап бирәчәк.

Шулай ук «Минем халкым эстетикасы» флешмобында да катнашачаклар. Фото яки видео форматында табигатьне, йөзләрне, халык костюмнарын, үз халкының аш-суын күрсәтәчәкләр. Әйтергә кирәк, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Татарстан яшьләре катнашачак тагын бер акция - #Россиябезнеңйөрәктә ( #РоссияВНашемСердце) булачак. Аның кысаларында «Әгәр сез бер көн минем шәһәрдә булсагыз? " дигән темага  территориянең милли үзенчәлекләренә бәйле видео төшерергә кирәк.

Барлык теләүчеләр өчен зур этнографик диктант язу мөмкинлеге бар. Ул 3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта онлайн узачак.

Чыганак: minmol.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыклар бердәмлеге көне