Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан югары уку йортлары студентлары 2022 елда стартаплар булдыруга 1 млн сум акча ала алачаклар

«Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

22 февральдә студентлардан «университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар булдыруга 1 млн.сумлык грант алу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектларны сайлап алу җиде тематик юнәлеш буенча узачак: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химия технологияләре һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы һәм креатив индустрияләр.

Конкурста үзләренең фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә коммерцияләштерүнең потенциалы булган яңа товар, эшләнмә, технология яки хезмәт күрсәтергә әзер булган бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программалары буенча белем алучы студентлар катнаша ала. Грант алган вуз укучысы юридик затны теркәргә, бизнес-план һәм стартап сайты эшләргә тиеш булачак.

Дөнья статистикасына караганда, һәр дүртенче эшләтеп җибәрелгән стартап, ягъни чиреге, нәкъ менә университетларда булдырылган. Россиядә бу күрсәткеч нибары өч процент кына тәшкил итә. Федераль проектның төп бурычы - яшьләр эшкуарлыгын үстерүне стимуллаштыру.

«Быел 1 мең студент, һәрберсенең күләме 1 млн. сум тәшкил итәчәк грантлар ота алачак. Киләчәктә грант алучылар санын арттырачакбыз. 2023 елда - 1,5 мең студентка, ә 2024 елда вузларда белем алучы 2 меңгә якын студентка ярдәм итәргә ниятлибез. Ил Хөкүмәте 2024 елга кадәр бу максатларга 4,5 млрд. сум юнәлдерәчәк", - дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Ул быел 15 университет стартап-студиясе һәм 20 эшмәкәрлек «кайнау нокталары» булдырылачагын әйтте. Агымдагы елда федераль бюджеттан әлеге илкүләм проектка барлыгы 5,2 миллиард сум акча бүленеп биреләчәк.

Грантлардан тыш, яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә еллык академия ялы рәвешендә дә ярдәм чарасы каралган. Шул ук вакытта проектны үзең генә дә, төркем белән дә тормышка ашырырга мөмкин.

Конкурсны оештыручылар - РФ Мәгариф һәм фән Министрлыгы, инновацияләргә ярдәм фонды, РФ ВЭБ белән берлектә, гаризаларны сайлап алуның беренче дулкынында җиңүчеләрне май аенда игълан итү планлаштырыла, шул ук айда алар белән килешүләр төзеләчәк. Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында белергә мөмкин.

Чыганак: mert.tatarstan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стартап