Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан зарарлы гадәтләр булмау буенча төбәкләр арасында беренче егермелеккә керде

Төньяк Кавказ Республикалары халклары да начар гадәтләргә башкалардан кимрәк бирешә.

Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия төбәләре арасында начар гадәтләр аз булган егермелекккә керде. Бу РИА Новости үткәргән тикшеренүләрдән күренә.

Шул ук вакытта республика, 2018 ел белән чагыштырганда, үз позицияләрен бераз начарайтты, 11 нче урыннан 14 нче урынга төште.

Начар гадәтләрнең булмавы буенча рейтингның лидерлары булып, гадәттәгечә, Төньяк Кавказ Республикалары: Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Кабардино-Балкария республикалары танылды. Бу юлы аларга Тамбов өлкәсе кушылды.

Аналитиклар фикеренчә, Төньяк Кавказда зарарлы гадәтләрнең аз булуы «бу төбәк өчен тормыш рәвеше, кискен традицияләр һәм халыкның менталитеты аркасында хас».

Мәскәү һәм Санкт-Петербург рейтингта үз позицияләрен яхшыртты, алар хәзер рейтингның 49 һәм 63нче баскычларына (элек 57 һәм 70нче баскычларында булганнар) күтәрелде. Ил башкаласында яшәүчеләр арасында тәмәке тарту бик популяр, ә Невадагы шәһәрдә наркотиклар таралу проблемасы бар.

Зарарлы гадәтләргә аеруча нык бирелүчән булуларын Магадан һәм Сахалин өлкәләре, Хакасия һәм Бурятиядә яшәүчеләр күрсәтте. 2019 ел нәтиҗәләре буенча рейтингның йомгаклау бишлегенә шулай ук Амур өлкәсе дә керде.

Рейтингны төзүчеләр аны исәпләгәндә «тәмәке һәм алкоголь куллану, алкоголь һәм наркотик исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны, спиртлы эчемлекләр белән агуланудан үлүчеләр саны, шулай ук наркотик чаралар һәм аларның аналоглары белән бәйле җинаятьләр саны»исәпкә алынуын аңлаттылар.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зарарлы гадәтләр начар гадәтләр