Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак

Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак.

Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин белдерүенчә, Татарстан Республикасы Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак», - дип искәртте Погодин.

Язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә, бары тик шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше озатылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев