Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлыгы башлана

Экологик икеайлыкта иң актив катнашкан гаиләләр, предприятие һәм балалар бакчалары июнь башында «ЭКОяз» нәтиҗәләре буенча кыйммәтле бүләкләр алачак.

1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана, узган ел ул үзизоляция чоры белән туры килү сәбәпле катнашучылар саны рекордлы түбән иде. Быел экоактивистлар саны пандемиягә кадәргечә булыр, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте.

"2020 елда санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык булган штрафлар салынды, бу 2019 елга караганда дүрт тапкыр кимрәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, барлык планлы тикшерүләр дә бетерелде. Күзәтчелек чаралары бары тик халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаучы фактлар буенча гына гамәлгә ашырылды",- дип билгеләп үтте ТР экология министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мөлекова.

Узган елгы үзизоляция режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмады. Икеайлык коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Алдагы елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан булса, узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.

ТР экология министрлыгы белгечләре республика халкын быел территорияләрне җыештырырга чакыра. Традиция буенча республикада иң яхшы экогаилә, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалды сайланыр дип тәгаенләнә. Иң актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, «ЭКОяз-2021» акциясенә йомгак июнь башында ясалачак.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык икеайлыгы