Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 15 июльдән инвалид балаларга " Путин түләүләре» өчен гаризалар кабул ителә башлый

Гаризалар 15 июльдән башлап һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк.

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 15 июльдән башлап 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле затларга яңа бер тапкыр бирелә торган түләү өчен гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

"6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның күбесенә гариза тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар автомат рәвештә фондның булган мәгълүматлары буенча формалаштырылган һәм дәүләт хезмәтләре порталында әти-әниләрнең шәхси кабинетлары буенча җибәрелгән. Түләүне рәсмиләштереп бетерү өчен, әти-әниләргә мәгълүматның актуальлегенткшерергә һәм алга таба эшкәртү өчен раслау ризалык бирү генә кирәк», — диелә хәбәрдә.

Әгәр ата-аналар элек түләүләр сорап мөрәҗәгать итмәгән икән, гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Гаризалар 15 июльдән башлап һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк. Бу чор дәвамында түләүләргә  хокукы булган ата-аналар түләү өчен теләсә-кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итә алалар.

Түләүләр, мөрәҗәгать итүче күрсәткән счетка акча күчерү юлы белән, август аеннан башланачак. Саклык кенәгәләре яки теләсә кайсы түләү системасының банк картасына күчереләчәк. Татарстанда 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә 468 мең бала дәгъва итә, түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд сумнан артып китә.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин «Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында»гы Указга кул куйды. Ул россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

Тулырак: ТИ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр Путин түләве