Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Аеклык ноктасы» проекты нәтиҗәләре буенча гаиләләрнең 75% алкоголь кулланудан баш тарткан

Узган ел проектта 106 гаилә катнашкан. Алар арасыннан алтысы гаилә пары.

2015 елдан республикада «Аеклык ноктасы» социаль проекты эшләп килә. Проектының узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы 2024 елга максатлары хакында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина:

«Проект чаралары исерткеч эчемлекләр кулланучы ата-аналардан туры юлга бастыру һәм гаиләне саклап калу юлы белән балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. „Аеклык ноктасы“ башланганнан алып бер меңнән артык бала ятимлеккә, дучар булмыйча, үз гаиләләрендә калдылар. Быел проектка 185 гаилә керде. Программада барлык районнар да катнаша. Имин булмаган вазгыятьтә калган балалы гаиләләрне иртәрәк ачыклау буенча оператив һәм нәтиҗәле эш алып барыла».

Узган ел проектта 106 гаилә катнашкан. Алар арасыннан алтысы гаилә пары. 2023 елда наркологлар меңнән артык шәхси психокоррекцион дәресләр, 350 психодиагностик чара, 450 мотивацион программа, 580 төркем дәресләре үткәргән, 17 кеше стационарда дәваланган. Катнашучылар арасында күпчелек яшьләр, 45 яшьтән кечерәк булган яшь әниләр һәм әтиләр. Программа нәтиҗәләре буенча уртача 75% гаилә исерткечләр кулланудан баш тарткан һәм шул рәвешле балаларын гаиләдә калдыра алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев