Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ

Хәзер, бюджет тармагында эшләмәсәләр дә, барлык яшь гаиләләр категорияләре социаль ипотека шартларында торак ала алачак.

Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.

Хәзерге вакытта төбәктә яшь парларның 19 проценты гына ата-аналардан яки туганнарыннан аерым яши. Хәзер, бюджет тармагында эшләмәсәләр дә, барлык яшь гаиләләр категорияләре социаль ипотека шартларында торак ала алачак. Аларның кайберләре программа буенча гаризаны инде язган. Хәзер социаль ипотека аларның эш урынына карамастан, барлык яшь гаиләләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алачак, шулай ук балалы тулы булмаган гаиләләргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Гаилә әгъзаларының берсе 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булуы шарт. Яшь гаиләләр өчен федераль программа буенча, ир дә, хатын да 35 яшькә кадәр булырга тиеш, ә республика программасы буенча, икесенең берсе 35 яшьтән узмаган булса да рөхсәт ителә.

Фатир программа буенча ташламалы бәядән өч кешелек гаиләнең бер вәкиленә 18 квадрат метр исәбеннән бирелә.

Моңа кадәр программа буенча гаилә торак бәясеннән 10 процентын кертергә тиеш иде. Быел беренчел кертем кимегән. 1 сентябрьгә кадәр ул 5 процентка кадәр киметеләчәк. Беренчел кертемгә ана капиталы акчасын да кертергә ярый. Һәр бала туган саен, фатир бәясенең 200 мең сумы чигерелә.

Фото: «Татар-информ»/Абдул Фархан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тузган торак соципотека торак социаль ипотека яшь гаилә