Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда биш яңа туристик-рекреацион зона барлыкка килергә мөмкин

Ошаган проект өчен үз тавышыңны 2020 елның 23 июленә кадәр бирергә мөмкин.

Татарстан Республикасыннан биш проект Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Бу хакта ТР иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашу өчен Россия Федерациясенең 68 субъектыннан 115 гариза бирелгән.

«Проектлар кысаларында 239 АСТТ (162 федераль һәм 77 региональ) тәкъдим ителгән. Эшкә җәлеп ителгән территориянең гомуми мәйданы 58 млн га тәшкил итә",  -диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан максималь санда командаларны игълан иткән катнашучыларның берсе булды. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән һәр кластер үз эченә бер яки берничә аеруча саклана торган табигый территорияне ала. Алар бишәү:

- «Кама Тамагы» ТРК (региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Лобач тавы» дәүләти табигать тыюлыгы һәм региональ әһәмияттәге «Юрьев мәгарәсе" табигать һәйкәле»);

- "Түбән Кама» ТРК («Түбән Кама" милли паркы»);

- "Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);

- «Биектау» ТРК (комплекслы профильле "Зәңгәр күлләр" дәүләт табигый тыюлыгы»);

- «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут»дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).

Үзең ошаткан проект өчен priroda.life сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 23 июльдә тәмамланачак.

Экотуризмны үстерү һәм туристлык-рекреацион кластерлар булдыру буенча конкурсны Стратегик инициативалар агентлыгы оештыра. Чара «Экология» милли проектын, шулай ук Россия Федерациясендә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәсе булып аеруча саклана торган, шулай ук алар янәшәсендәге территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында 10 пилот туристик-рекреацион кластер булдыру тора. Алар региональ һәм федераль хакимият органнарына ярдәм алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туризм тавыш бирү