Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бизнес өлкәсендә QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линияләр эшли

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Татарстан республикасы территориясендә иҗтимагый урыннарны, спорт һәм мәдәният оешмаларына керъ өчен QR-кодлар кертүгә бәйле мөрәҗәгатьләр һәм сорауларны кабул итә башлады.

Эшмәкәрләр түләүсез «кайнар линия» номеры 8(843) 524-90-90 буенча консультация ала алалар.

Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча республика Прокуратурасы белән берлектә оештырылган "Тикшерелгән бизнес" интернет-ресурсы COVID-19 белән бәйле яңа кагыйдәләр һәм чикләүләр белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча бизнес өлкәсендә консультация бирә. «Тикшерелгән бизнес» экспертлары контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә 8(800)222-37-22 телефоны буенча яки сайттагы махсус форма аша санитар-эпидемиологик чикләүләр фонында эш тәртибен аңлаталар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 октябрьдән эпидемиологик хәл аркасында өстәмә чикләүләр кертелде. Аерым алганда, рестораннарга бару гамәлдәге QR-кодларны күрсәткәндә генә мөмкин. Бу сәүдә үзәкләренә, аквапаркларга, бассейннарга һәм башка урыннарга да кагыла. Шулай ук 11 октябрьдән гражданнарның аерым категорияләре өчен COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация кертелде.

Чыганак: ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар линия эшмәкәрлек QR-код