Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда эшмәкәрләргә илкүләм проект буенча матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтелде

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде.

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча финанс һәм мәгълүмати ярдәм алды.

2020 елның I яртыеллыгында 21 эшмәкәр Татарстанның Экспортка ярдәм итү үзәге булышлыгы белән экспорт килешүләре төзеде. Илкүләм проект гамәлгә ашыру барышында 115 компания экспортка чыгарылды, алар барлыгы 25 миллион долларга экспорт килешүләре төзеде.

Шулай ук финанс ярдәме дә күрсәтелде: эшмәкәрләргә барлыгы 611,2 миллион сум күләмендә 378 микрозайм тәкъдим ителде. Татарстанның Гарантия фонды җаваплылыгы белән 5,1 миллиард сумнан артык күләмдә кредит чаралары җәлеп ителде.

Кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре алган кредитларның процент ставкаларын компенсацияләүгә 34,4 миллион сум бүленде. Азык-төлек продуктларын һәм әзер ризыкларны заказчыларга илтеп бирү хезмәтенә тотылган чыгымнарны компенсацияләүгә дә барлыгы 28 миллион сум акча бирелде.

Эшчәнлекне кризис шартларында да алып барырга өйрәтү максатында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, «Адаптация технологияләре» программасы гамәлгә ашырыла башлады. Анда катнашучылар саны 54 мең кешедән артты.

Республикада эшмәкәрләргә 12,5 мең мәгълүмати-консультация хезмәте күрсәтелде.

Фото: «Татар-информ»/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек милли проект кече һәм урта эшмәкәрлек милли проектлар