Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ЭВМга нигез салучы Бәшир Рәмиев исемен мәңгеләштерергә тәкъдим иттеләр

Бүген Россия информатикасы көне - 4 декабрьдә илебездә беренче санлы электрон исәпләү машинасын булдыру көне буларак барлыкка килгән бәйрәм.

Бу уйлап табучы авторларының һәм конструкторларының берсе - 30 яшьлек татар Рамеев Бәшир Искәндәр улы. Шунысы игътибарга лаек, моңа кадәр Бәшир Рәмиев 17 яшендә СССР уйлап табучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була.

Инженер Исаак Брук белән бергә ул СССРда беренче ЭВМ булдыручы булып тора. 1948 елның августында Рәмиев һәм Брук СССРда беренче «автоматик цифрлы электрон машина» проектын тәкъдим итәләр, ә 1948 елның 4 декабрендә СССР министрлар советының халык хуҗалыгына алдынгы техниканы кертү буенча Дәүләт комитеты тарафыннан бирелгән 10475 номерлы авторлык таныклыгын алалар.

ТР Министрлар Кабинетында 2022 елгы цифрлаштыру елы кысаларында, күренекле татар галиме һәм уйлап табучы Рәмиев Бәшир Искәндәр улы истәлеген мәңгеләштерү өчен, урамны яки технопаркны аның исеме белән атарга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЭВМ Бәшир Рәмиев