Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда финанс грамоталылыгын иң яхшы методикалар буенча укытачаклар

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес» педагогик осталык конкурсы уза.

Конкурсны Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Россия Банкының Идел – Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге үткәрә.

Һәр педагог балаларның һәм яшүсмерләрнең финанс грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән авторлык методик эшләнмәләрен тәкъдим итә ала. Болар дәресләр, яки уен формасында факультатив шөгыльләр була ала.

Бәйге 6 номинация буенча үткәрелә:

– "1-4 сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес";

– "5-9 сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес";

– "10-11 сыйныфларда финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес";

– "Һөнәри белем бирү оешмаларында финанс грамоталылыгы буенча иң яхшы дәрес";

- "Кырыкалдарлар тозагы: ничек танырга һәм үз финансларын якларга"темасына иң яхшы дәрес;

– "Укучыларның финанс грамоталылыгын арттыруда системалы алым өчен".

Бәйге инде бишенче тапкыр үткәрелә. Татарстан педагоглары гына түгел, Россия Федерациясенең башка субъектларыннан да үз эшләнмәләрен җибәрәләр. Әйтик, 2019-2020 елларда конкурста катнашу өчен гаризалар Алтай краеннан, Марий Эл Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән һәм Санкт-Петербургтан килгән.

Катнашу өчен гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7 (843) 235-05-28 телефоны буенча белергә мөмкин.

Конкурс турында нигезләмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган. Шунда ук конкурс нәтиҗәләре дә басылачак.

Чыганак: cbr.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: финанс грамоталылык