Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда гөмбәгә киткән ир-атның мәетен башсыз килеш тапканнар

10 майда Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманда башсыз ир-ат мәет табылган. РЕН ТВ белешмәсе буенча, аны урманга килгән гөмбәчеләр күреп алган.

Урынга полиция хезмәткәрләре килгән. Соңрак бу мәетнең былтыр көзен югалган 46 яшьлек Вячеслав булуын ачыклаганнар. Аны атасы һәм абыйсы таныган.

Туганнары сүзләренчә, Вячеслав 31 октябрьдә исерек килеш гөмбәгә дип чыгып китә. Ул эпилепсия белән авырый, салгалап та йөри. Шуңа күрә еш кына егыла.

Мәетне киемнәренә һәм әйберләренә карап таныйлар. Аның башы булмый. Муенында теш эзләре күренеп тора. Вячеславның мәетен кыргый хайваннар кимергән дип фаразлыйлар, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат ; фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше үлгән