Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Җиңү диктанты»н сигез мең ярымнан артык кеше язачак

"Бердәм Россия"нең төбәк башкарма комитетында "Җиңү диктанты" акциясен уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

29 апрельдә 12:00 сәгатьтә Татарстанда «Җиңү диктанты» узачак мәйданчыклар эшли башлаячак. Бу хакта «Тарихи хәтер» партия проектының төбәк координаторы – Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова хәбәр итте.

"Җиңү диктанты инде өченче тапкыр үткәрелә. Быел мәйданчыклар саны артты, алар хәзер 150дән артык. Ябык мәйданчыклар барлыкка килде. Акциягә Суворов училищесы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы уку-укыту үзәге, Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка кирәкле ярдәм күрсәткән берничә эре предприятие кушылды. Беренче тапкыр «Җиңү диктанты» «Татнефть» ГАҖдә узачак. Татарстан территориясендә без сигез мең ярымнан артык кеше катнашыр дип көтәбез», - дип сөйләде Гөлнара Зәкәриевна.

«Җиңү диктанты»нда мәктәп укучылары, студентлар, хәрби хезмәткәрләр, «Бердәм Россия» активы һәм партия тарафдарлары, танылган сәяси һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашырга ниятли.

Оештыру комитеты хәбәр итүенчә, Татарстанда барысы да акцияне үткәрүгә әзер.

2021 елда "Җиңү диктанты" өченче тапкыр үткәрелә. 29 апрельдә узачак патриотик акцияне «Бердәм Россия», Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте оештыра. Узган ел "Җиңү диктанты"н миллионнан артык кеше язган, аларның 450 меңнән артыгы махсус  әзерләнгән мәйданчыкларда язган.

Чыганак: tatarstan.er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңү диктанты