Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы булдырырга җыеналар

Татарстан яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен вариантлар эшли.

Аерым алганда, алар өчен аерым программа булдырылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

«Без бүген яшь галимнәргә ярдәм итү өчен яңа механизм буенча эшлибез. Торак шартларын яхшырту өчен төрле вариантлар бар. Бу мәсьәләне бик мөһим дип саныйбыз, чөнки киләчәк акыллылар кулында», дип билгеләп үтте министр.

Моннан тыш, ведомство линиясе буенча авыл яшьләре өчен яңа программа булдырылырга мөмкин. Ул Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы программаны тулыландырачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак программасы