Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда кечкенә ЗАГСларда туйлар һәм урамда банкетлар уздырырга рөхсәт иттеләр

Республикада элеккечә үк кинотеатрлар, кальяннаялар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшләми.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 таралу аркасында кертелгән чикләүләргә яңа үзгәрешләр кертелде. Бүгеннән башлап зур булмаган кибет һәм кафеларга эшләргә, шулай ук ачык һавада туйлар һәм банкетлар уздырырга рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелгән.

Документта күрсәтелгәнчә, бүгеннән күп функцияле үзәкләргә килүчеләрне 4 квадрат метр мәйданга бер кеше исәбеннән кабул итү рөхсәт ителә. Шулай ук 40 квадрат метр мәйданлы биналарда барлыгы 10 кеше катнашында язылышу чараларын уздырырга ярый. Әгәр ЗАГС бинасының мәйданы зуррак икән, тантанада 4 квадрат метрга бер кеше исәбеннән, күбрәк кеше катнаша ала. Шул ук таләпләр азлап сату һәм туклану объектларына да кагыла. Кафеларда өстәлләр бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнаштырылырга һәм бер өстәлдә дүрт кеше генә утырырга тиеш.

«Җәйге верандаларда һәм террасаларда билгеләнгән таләпләрне үтәгән очракта ачык һавада банкетлар уздырырга ярый», — диелә документта. Бу таләпләр гади: банкетта катнашучы һәр кешегә 4 квадрат метр мәйдан булырга тиеш, ә катнашучылар саны 50дән дә артмаска тиеш.

Шул ук вакытта Татарстанда элеккечә кинотеатрлар, кальяннаялар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшләми, шулай ук массакүләм чаралар уздыру да тыелган. Таксистларга да элеккечә үк икедән дә артык пассажир йөртергә ярамый. 

Фото: pixabay.com/ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус