Татарстанда көндезге сәгать 12.00гә 37,97 процент сайлаучы тавыш биргән
Татарстанда көндезге сәгать 12.00гә 1 миллион 102 мең 147 кеше сайлауда катнашкан, бу 37,97 процент дигән сүз. Бу хакта Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмати үзәгендә үткән брифингта Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова хәбәр итте.
Әлеге минутларга 1 миллион 102 мең 147кеше үз тавышларын биргән, бу барлык сайлаучының 37,97 проценты дигән сүз. Кайбыч районыда - 80, Апаста -76, Аксубайда 73 процент халык тавыш биргән. Казан буенча Киров, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары лидерлар рәтендә. Бу минутларга алынган мәгълүматлар буенча,Чистай белән Кукмара районнарында халыкның бик аз өлеше генә сайлауларда катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев