Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Конституция буенча тавыш бирүчеләр ике төркемгә бүленәчәк

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен сайлау участокларына килгән татарстанлылар тавыш биргән кешеләр белән очрашмаячак. Чара Covid-19 дан тавыш бирүчеләрне саклау өчен күрелә. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Без, тавыш бирүне оештыручылар буларак, 1 июльгә әзерлек процессы һәм тавыш бирү көне куркынычсыз булсын өчен барысын да эшлибез. Сайлау процессында катнашучыларның барысының да сәламәтлеге беренче урында тора», — дип шәрехләде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, территория сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да коронавирус инфекциясенә тест ясаткан. Соңрак участок комиссияләре әгъзалары да бу процессны узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр катлаулы санитар-эпидемиологик шартларда тавыш бирүгә әзерлек үткәрә. Коронавирус йоктырудан саклау чараларының берсе тавыш биреп чыгучылар белән тавыш бирергә килүчеләрне очраштырмау, алар арасында дистанция тәэмин итү. Моннан тыш, участокларга килгән сайлаучыларга паспортны элеккегечә сайлау участогы хезмәткәрләренә тапшырырга кирәкми. Документны ачып күрсәтү дә җитә.

Тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да шәхси саклану чаралары — бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка белән тәэмин ителәчәк.   

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 2020 елның 1 июленә билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе