Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны яңа индикатор санаячак

Хәзер гаиләдә туган һәр бала статистика буенча аерым исәпкә алыначак.Татарстанда күп балалы гаиләләрдә балаларны санау өчен яңа индикатор кертеләчә, дип белдерде Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина.

«Демография “милли проекты тарафыннан билгеләнгән төп максат-балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү. Яшь, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Шуңа бәйле рәвештә яңа индикатор – икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар туу коэффициентының суммар коэффициентын формалаштыру әһәмияткә ия", - дип билгеләп үтте спикер.

Элек гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар статистикада исәпкә алынган һәм бер юл белән язылган булган. Хәзер исә һәр бала аерым графада язылачак.

Исегезгә төшерәбез: элегрәк Россия Президенты Владимир Путин РФ Федераль Собраниесенә юлламаны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеген раслады.

Дәүләт башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап беренче бала туган гаиләләргә ана капиталы алу хокукын бирергә кушты, шул ук вакытта бу акчаларның күләме 466,6 мең сум тәшкил итәргә тиеш, ә икенче бала туган очракта аларның күләме 150 мең сумга артырга тиеш. Бу максатларга акча «Демография»милли проекты кысаларында тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев