Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын сүндерү хәбәрчеләре урнаштыруның яңа этабы башланды

ТР Президенты йөкләмәсе буенча, агымдагы елның яз айларында 84 меңнән артык янгын хәбәрчесе урнаштырылачак.

Россиянең ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын хәбәрчеләре урнаштыруның яңа этабы башланды. 
Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, язын республика бюджеты хисабына 84 меңнән артык янгын хәбәрчесе түләүсез урнаштырылачак.

Акция бүген үк старт алды.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өч кечкенә бала тәрбияләнә торган гаиләдә булып, фатирда  янгын сүндерү хәбәрчеләре урнаштырды һәм хуҗаларына җайланманың ничек эшләвен турында аңлатты. Гаилә башлыгы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мондый датчиклар бик файдалы, бигрәк тә күп кеше яши торган йортларда, дип билгеләп үтте.

"Бездә бит балалар! Ә күпфатирлы йортта теләсә нәрсә булырга мөмкин. Без үзебез дә янгын хәбәрчеләре алырга планлаштырган идек инде. Гомумән, мондый приборны барлык йортларга да урнаштырырга кирәк ", - диде гаилә башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев