Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда М7 трассасы кайчан дүрт полосалы буачак?

Татарстанда М7 трассасы кайчан дүрт полосалы буачак, бу турыда «Волга-Вятскуправтодор» башлыгы Илдар Минһаҗев «Татар-информ» МА баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында сөйләде.

– Илдар Галәветдинович, быел Татарстанда күпме километр федераль юллар ремонтланды һәм нинди финанслау бүлеп бирелде?

– Быел 100 километрдан артык юл ремонтланды, шул исәптән 21 километрга капиталь ремонт ясалды. Ә Татарстан буенча барлыгы 1150 километрдан артык федераль автомобиль юллары уза.

Эшләр безнең төп транспорт артериясе – М7 трассасында, Казан – Оренбург һәм Казан – Буа – Ульяновск автоюлларында башкарылды. Татарстанда юл эшләре программасын тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән финанслауның еллык күләме бу ел эчендә 12 млрд. сум тирәсе тәшкил итте.

Чыгымнар структурасы буенча карасак, төзелеш һәм реконструкцияләүгә 4 млрд. сумнан артык, агымдагы һәм капиталь ремонтка – 3,9 млрд. сумга якын, юллар һәм күперләрне карап тотуга – 2 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу-төп чыгымнар. Федераль трассаларның 85% тан артыгы норматив хәлгә җиткерелгән.

Киләсе елга планнар февраль аенда тулысынча формалашачак. Әлбәттә, эш күләме зур. Беренче чиратта Бу Казан – Екатеринбург тиз йөрешле маршрутын гамәлгә ашыра башлау белән бәйле.

Моннан тыш, быел Колсәет һәм Дәрвишләр бистәсендәге 13 километрлы М7 участогына капиталь ремонт башланды. Эшләр 2022-2023 елларда дәвам итәчәк. Анда юл өслекләре көчәйтәчәкбез, юлүткәргечне ныклап төзекләндерәчәкбез, өстәмә керү-чыгу юлларын ясыйбыз. Әлбәттә, заманча светодиод яктырткычлар урнаштырылачак. Эшләр күләме якынча 2,4 млрд. сум тәшкил итә.

Казан-Оренбург юлында ике еллык объект бар – 8 километрлы участокны ныклап төзекләндерәбез. Әлеге участокта капиталь ремонт кысаларында урыннар белән хәрәкәт полосалары санын ике-дүрткә кадәр арттырачакбыз, шул рәвешле транспорт агымын бүләчәкбез. Бу объект бездә 2022-2023 еллар планында.

Хәзерге вакытта гамәлдәге бүлеп бирелгән полоса кысаларында полосалар санын арттыруны күздә тоткан Казан-Оренбург автомобиль юлының өч участогын капиталь ремонтлау өчен проект документациясе эшләнә. Әйтик, Лаеш районында 10-13 чакрымдагы трасса участогын дүрттән алты полосага кадәр киңәйтү планлаштырыла.

Моннан тыш, Лаеш районы аша узучы 43 нче чакрымнан 53 нче чакрымга кадәр әлеге юл киселешендә, республиканың Бөгелмә һәм Баулы районнарында 340-нчы чакрымнан 346-нчы чакрымга кадәр участокта полосалар санын ике полосадан дүрткә кадәр арттыру планлаштырыла.

«Быел 100 километрдан артык юл ремонтланды, шул исәптән 21 километры капиталь ремонтланды.


Әлеге объектлар буенча Россия Баш дәүләт экспертизасының уңай нәтиҗәсен киләсе елның июнендә һәм юл эшләре программасына кертелгәннән, подрядчы оешманы билгеләгәннән соң алырбыз, төзү-монтаж эшләренә тотынырбыз дип өметләнәбез.

- Татарстанда берничә ел инде М7 автоюлын реконструкцияләү эшләре бара. Быел нинди эшләр башкарылды һәм бу трассаның барлык участокларын реконструкцияләүне кайчан төгәлләү планлаштырыла?

– Хәзерге вакытта М7 «Идел» трассасының Чувашстан чигеннән алып Ульяновсктагы чишелешкә кадәр гомуми озынлыгы 35 км тәшкил итә. Анда алты юлүткәргеч төзелә. Хәзер юлның сул ягында эшкә керешәбез, уң як өлеше әзер инде. Киләсе елга бу участокны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз.

Икенче участок Казанга якынрак урнашкан. Быел биредә Зөя аша яңа күпер төзелде, ул Татарстан халкы өчен бик кирәк иде. Иң мөһиме, без күперне вакытында төзи башладык,чөнки иске күпер кичүе канәгатьләнмәслек хәлдә. Һәм хәрәкәтне вакытында туктаттылар. Җәй көне иске күпер буенча хәрәкәт чикләнү һәм транспорт агымының югары интенсивлыгы аркасында биш чакрымга кадәр бөкеләр хасил була. Яңа күпер төзелеше белән бу проблема юкка чыкты.

"Зөя аша яңа күпер төзелде, ул Татарстан халкы өчен бик кирәк иде.

Фото: Владимир Васильев

Яңа күпер гамәлдәге ясалма корылма створында төзелгән, аның биш терәге бар. Горький исемендәге Яшел Үзән заводыннан металл конструкциясен сатып алганнар. Күперне төзегәндә барлыгы 2,7 мең тонна металл кулланылган, ул 100 тоннадан артык йөкне күтәрә ала. Моннан тыш, җиде километрга якын озынлыктагы күпергә якын килү юллары да төзелде.

Иске күперне реконструкцияләгәндә пролет корылмасын көчәйтәбез, терәкләр һәм күпер полотносын ремонтлыйбыз, электр утларын алыштырачакбыз. Ул яңа күпер кебек йөкләнешкә түзә алачак, ягъни хәзер 20 тоннага күбрәк. Әлеге проект составында Исаково һәм Гаврилково янындагы ике җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелә. Объект 2023 елда тапшырылырга тиеш,әмма күперләр графиктан алда эшли, шуңа күрә киләсе елга эшләрне төгәлләргә мөмкин.

М7 реконструкциясенең өченче участогы озынлыгы - ун километр. Ул Иннополис районында урнашкан. Анда эшләр дәвам итә, техник әзерлек 21% тәшкил итә. Анда билгеле бер кыенлыклар бар, чөнки рельеф гади түгел, хәрәкәтчән грунт. Шуңа күрә проект документациясенә төзәтмәләр кертергә туры килә. Әмма эшләрне 2024 елда төгәлләргә планлаштырабыз.

"М7 реконструкциясенең өченче участогы озынлыгы-ун километр. Ул Иннополис районында урнашкан»

Фото: Владимир Васильев

Шулай итеп, бездә М7 трассасы беренче техник категориягә әвереләчәк, ягъни дүрт полосалы хәрәкәт оештырылачак.

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: м7