Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда җәмәгать урыннарында битлексез йөрергә рөхсәт иттеләр

Маска-перчатка киеп йөрү режимы кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында элеккечә үк гамәлдә кала.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда җәмәгать урыннарында маска һәм перчатка китеп йөрүне гамәлдән чыгардылар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар республика Хөкүмәте сайтында чыккан.

374 номерлы карарның 8 пунктындагы җиденче абзац нигезендә, кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында, транспортта һәм җәмәгать урыннарында маскасыз йөрү тыелган иде. Хәзер бу чикләү транспортта йөргәндә, кибеткә һәм хезмәт күрсәтү урыннарына кергәндә генә гамәлдә булачак, шулай ук бу очракларда перчатка кию дә мәҗбүри.

11 июньнән Татарстанда кафе-рестораннарның җәйге верандалары эшли башларга мөмкин.

Бүген, 6 июньдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәк Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

11 июньнән «җәйге веранда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары терассаларында ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнаштыру шарты белән рөхсәт ителәчәк», — диелә документта.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы су үткәрү һәм канализация челтәрләренә тоташкан булырга тиеш, диелә карарда.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда башка төбәкләрдән килүчеләргә үзизоляция таләбе бетерелде дип хәбәр иткән иде. 

11 июньнән Татарстанда кафе-рестораннарның җәйге верандалары эшли башларга мөмкин.

Бүген, 6 июньдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» төбәк Министрлар Кабинеты карарына үзгәрешләр кертте.

11 июньнән «җәйге веранда һәм стационар җәмәгать туклануы объектлары терассаларында ачык һавада җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, өстәлләрне бер-берсеннән 1,5 метр ераклыкта урнаштыру шарты белән рөхсәт ителәчәк», — диелә документта.

Шул ук вакытта җәмәгать туклануы бинасы су үткәрү һәм канализация челтәрләренә тоташкан булырга тиеш, диелә карарда.

 

Подробнее: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус