Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда милли проект буенча күперләрне реконструкцияләү булачак

Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты күперләрен реконструкцияләү программасында катнашырга ниятли.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, Татарстан бу программада иң актив катнашырга ниятли. "Хәзерге вакытта 2020 елга реконструкция планына 10нан артык күперне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән инде", - дип билгеләп үтте ул.

Республика тарафыннан агымдагы елга реконструкция планына 10нан артык күперне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләнгән.

Татарстанда төбәк юлларында урнашкан 56 күпер авария хәлендә, бу аларның гомуми санының 9% ын тәшкил итә. Узган ел республикада 11 күпер төзелгән һәм җиде күпер ремонтланган.

Бүген Россия транспорт министры Евгений Дитрих «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»милли проектын гамәлгә ашыру буенча видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Ул хәбәр иткәнчә, милли проектка күперләр һәм юлүткәргечләрне ремонтлау һәм төзү программасы керәчәк. Бу максатларга 1,2 трлн сумга якын акча бүлеп бирү планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев