Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда сайлауларны Иҗтимагый палатадан 5 мең юрист һәм белгеч күзәтәчәк

Иҗтимагый оешмалар республика Дәүләт Советына сайлауларда эшләячәк бәйсез күзәтүчеләр исемлеген формалаштырган.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). «Чиста сайлаулар өчен» корпусының төбәк бүлеге һәм ТР Иҗтимагый палатасыннан 5 меңнән артык күзәтүчесе 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауның легитим булуын тикшерәчәк. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Ахыргы исемлек мондый: ТР Иҗтимагый палатасы – 2800, яшь юристлар корпусы 2 меңнән артык күзәтүче әзерли. Нәтиҗәдә, аларның гомуми саны 5 меңнән артып китәчәк», - дип искәртте Мөнир Гафиятуллин.

Шунысын да искәртик: быел сайлауларда күзәтүчеләрнең (һәр участокта – егермегә якын кеше) саны рекордлы күрсәткечкә җитәр дип көтелә. Алар партияләр, кандидатлар, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмаларны тәкъдим итә. Узган елда ТР Иҗтимагый палатасы үзенең бәйсез күзәтүчеләрен әзерләү буенча вәкаләтләргә ия булды.

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар