Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр бала тапкан өчен пособие алачак

25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.

Беренче һәм өченче балага бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы карарга үзгәрешләр керде.
Әлеге үзгәрешләр нигезендә Балтач җирлегендә, ягъни шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләр дә бу акчаны алырга хокуклы.
Беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайткан әниләргә – 50 мең, 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайтканнарга 100 мең сум биреләчәк.

Шартлары:
– Баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы;
– Әнинең дә, баланың да РФ гражданы булуы;
– Авыл җирлегендә яки бистәдә 3 ел яшәве;
– Бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Кирәкле документлар:
– паспорт;
– балаларның туу турында таныклыгы;
– банкта ачылган счет реквизитлары.


Баласын гыйнвар аенда алып кайткан хатын-кызларга июль аенда ашыгыч рәвештә социаль яклау бүлегенә килергә кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-57-94, 2-41-37, 2-41-93.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие